Булачак спорт чарасы турында кирәкле мәгълүмат – KZN.RU материалында.
Фото: Марат Мөгыйнов
Ярышлар кайчан узачак?
Казан марафоны 14 нче һәм 15 нче майда узачак. Якшәмбе, 15 нче май көнне, 42,2 км марафон дистанциясенә һәм 21,1 км ярыммарафон дистанциясенә йөгерүләр, шулай ук 10 км дистанциягә йөгерүләр була. Шул ук көнне 42,2 км дистанциягә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар өчен Россия чемпионаты үтә.
Трасса буенда туклану һәм су эчү нокталары урнаштырылачак. Спортчыларга ярышлардан соң сулы шешәләр биреләчәк, соңыннан алар эшкәртелүгә тапшырылачак.
Ярышларга күпме катнашучы теркәлгән?
Казан марафонын оештыручылар хәбәр иткәнчә, анда 12 меңгә якын җиңел атлет катнашачак. Алар арасында марафонда һәм ярыммарафонда Россия чемпионы булган Федор Шутов, йөгереш стартлары җиңүчесе һәм призеры Александра Морозова да бар.
Спортчылар нинди урамнар буенча йөгерәчәк?
Ташаяк ур., 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадион һәм манеж старт ноктасы булачак. Анда спортчылар старт пакетларын ала, киенә, оештыру мәсьәләләрен хәл итә алачак.
Гадәттәгечә, Казан марафоны өчен рәсми сертификация узган матур трасса сайланган. Йөгерүчеләр Кремльне, «Казан» гаилә үзәген, Миллениум күперен, Кремль дамбасын һәм яр буен күрәчәкләр.
Быел 10 км араны сайлаган спортчылар өчен трасса үзгәртелде – алар Кремль яры буйлап йөгереп узачак. Моңа кадәр трассаның әлеге участогы бары тик марафон дистанциясендә катнашучы спортчыларга гына бирелә иде.
Марафон вакытында нинди юл участоклары ябылачак?
13 нче майдан 15 нче майга кадәр Татарстан башкаласында түбәндәге шәһәр урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк: Уң як Болак һәм Сул як Болак, Ташаяк, Батурин, С.Хәким, М.Сәлимҗанов, Кремль дамбасы һәм башкалар.
Шулай итеп, бүген 15:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр хәрәкәтнең ике юнәлешендә Ташаяк урамы (Сул як Болак урамыннан Сәетгалиев урамына кадәр) ябылачак.
Моннан тыш, 15 нче майның 22:00 сәгатенә кадәр Ташаяк урамы һәм Кремль яр буе ягыннан Үзәк стадионның парковкасына керү юлы ябык булачак.
Урамнарның кайсы участокларында чикләүләр гамәлдә булачаклыгын сылтама буенча белергә мөмкин.
Җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы ничек үзгәрәчәк?
Кайбер автобуслар һәм троллейбуслар җиңел атлетика ярышлары үткәрү урыннары аша узганга күрә, җәмәгать транспорты маршрутларына төзәтмәләр кертеләчәк. Шәһәр җир өсте транспортының хәрәкәте белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Марафон вакытында нинди чаралар узачак?
14 нче майда Үзәк стадион манежында футбол буенча Россия җыелма командасының экс-капитаны Алексей Смертин «Яшел карточка: спортны ничек экологик итәргә» дигән темага лекция үткәрәчәк. Чара шимбә ярышлары тәмамлануга ук оештырыла. Лекциядә спикерлар спорт индустриясендә сакчыл куллану ничек алып барылуы һәм халыкара ярышларда экопроектлардан файда бармы-юкмы турында сөйләячәкләр. Барлык кунаклар өчен оештыручылар истәлекле экопризлар әзерләгән. Лекциягә эләгү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.