Әлеге карар катнашучылар өчен иң уңайлы һәм имин шартлар тудыру максатларыннан кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июль). Быел Казан марафоны 10-11 октябрьдә узачак. Яңа даталар ТР Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе тарафыннан расланды. Марафон уздыру датасын күчерү турында карар катнашучылар өчен иң уңайлы һәм имин шартлар тудыру максатларыннан кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, башта республиканың төп спорт вакыйгаларының берсен 2-3 майда уздыру планлаштырылган иде, ләкин спортчыларның сәламәтлеген тәэмин итү өчен марафон уздыру датасы августка күчерелде. Хәзер тотрыклы булмаган эпидемиологик вәзгыять аркасында марафон октябрьгә күчерелде.
Яңа дата белән риза булмаган катнашучылар слотларны 2021 елга күчә, онлайн марафонында йөгерә яки акчаларны кире кайтара ала. Спортчылар һәм йөгерергә яратучылар дүрт араның берсен сайлый алый - 3 км, 10 км, 21,1 км һәм 42,2 км, дип хәбәр итә оештыручылар. Марафонда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.