Чараның җәдвәле, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүматны Казан марафонының рәсми сайтында алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казан марафоны 15-16 августка күчерелде. Оештыручылар спортчыларның сәламәтлеген тәэмин итү өчен шундый карар кабул иткән. Моңа кадәр республиканың төп спорт вакыйгаларының берсен 2-3 майда уздыру планлаштырылган иде.
«Безгә Казан марафонының уңайлы һәм куркынычсыз чара булып калуы бик мөһим, шуңа күрә без хөкүмәтнең барлык спорт вакыйгаларына карата карарларын тикшерәбез, - дип билгеләде чара директоры Вадим Янгиров. - Марафонда катнашучыларның сәламәтлеген куркыныч астына куярга теләмибез».
Чараның җәдвәле, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүматны Казан марафонының рәсми сайтында алырга мөмкин, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус таралу куркынычы аркасында махсус санитария режимы кертелде.