Алдагы марафон турында бөтен мөһим мәгълүмат – KZN.RU материалында.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында төбәкнең төп җиңел атлетика вакыйгасы – Казан марафоны старт ала. Бөтен илдән меңләгән спортчы һәм һәвәскәр шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгерәчәк. KZN.RU порталы ярышлар турында иң мөһим мәгълүматны туплады.
Казан марафоны ике көн, 1-нче һәм 2-нче май көннәрендә узачак. Беренче көнне милләтләр парады, 3 км га йөгерү, балалар стартлары һәм TimerBaby иң нәниләр йөгереше, ә икенче көнне 10 км, 21,1 км, 42,2 км һәм башка төп стартлар узачак.
1-нче майда узышта катнашучыларга старт пакетларын инде бүген, 30-нчы апрельдә, төш вакытында Үзәк стадион манежында бирә башладылар.1-нче майда озын дистанцияләргә йөгерүдә катнашучыларга старт пакетларын бирү һәм 3 чакрымга буш слотлар булган очракта стартка язылырга өлгермәүчеләрне теркәү 9:00 сәгатьтә башлана, ә йөгереш үзе – 10:00 сәгатьтә. 2- майда киенеп-чишенү бүлмәләре 6:00 сәгатьтә ачыла, ярышлар 7: 41 сәгатьтә башлана, ә 42,2 км га марафон 8:00 сәгатьтә старт ала.
Тулырак җәдвәл Казан марафонының рәсми сайтында басылып чыкты.
Башлангыч нокта Ташаяк урамы, 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадион һәм манеж булачак. Спортчылар үзләренең старт пакетларын ала, өс киемнәрен алыштыра, оештыру мәсьәләләрен хәл итә алачак, шунда ук белем бирү лекторияләре, милләтләр парады, концерт һәм балалар стартлары узачак.
Казан марафоны-2021 маршруты Вахитов һәм Яңа Савин районының матур урамнары буйлап Мәскәү районы территориясенә керү белән уза. Трассаның бөтен дәвамында хәл алу нокталары урнашачак һәм табиблар кизү торачак.
Йөгерешләр барган көннәрдә Казанда Сул як Болак, Уң як Болак, Кремль, Ташаяк, Батурин, Профсоюз урамнары һәм башкалар буенча транспорт хәрәкәтен чикләү гамәлдә булачак. Тулы исемлек монда басылып чыкты.
Казан марафоны узган көннәрдә җир өсте җәмәгать транспортының кайбер маршрутлары да үзгәрәчәк. Яңа график буенча автобуслар һәм троллейбуслар 30-нчы апрельдә 23:00 сәгатьтән 2-нче май 22:00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Нинди маршрутлар маршрутлар икәнен мәкаләдә укыгыз.
«Кремль» станциясенә кадәр барып, метродан файдалану уңайлырак. Әгәр шулай да автобуста барырга уйласагыз, 5, 6, 35а, 37, 47 һәм 91-нче номерлы маршрутларда, «ЦУМ» тукталышында яисә 2 5, 7, 10а, 30, 53, 63, 72, 74 һәм 91-нче номерлы маршрутларда, «Сәетгалиев» тукталышында чыгып, барып җитәргә мөмкин.
Үзәк стадион манежында марафонның спорт күргәзмәсе урнашкан. ЭКСПОда гадәттәгечә катнашучылар старт пакетлары алырга, медицина белешмәсе ясарга, экспонантлар белән танышырга, белем бирү программасында катнашырга мөмкин.
Бүген, 30-нчы апрельдә, 17:00 сәгатьтә биредә «Озын йөгереш дистанцияләренә спорт әзерлеге аспектлары» дигән темага лекторий узачак, ә аннан соң – трассаны тәкъдир итү һәм пейсмейкерлар белән танышу, яки спортчыларга темп тотарга ярдәм итүче белгечләр, трасса буенча консультацияләр бирәчәкләр, якынлашып килүче туклану нокталары турында кисәтәчәкләр һәм билгеләнгән вакытка финишка китерәчәкләр.
1-нче май көнне 16:00 сәгатьтә Pasta party, ә 16:10 сәгатьтә «Марафонда психоэмоциональ халәтне тотрыклыландыру өчен туклану» темасына белем бирү лекторие, аннан соң трассаны һәм пейсмейкерларны тагын бер тәкъдим итү планлаштырылган.
Шул ук кичне Үзәк стадионда милләтләр парады була. Анда 14 меңнән артык кеше катнашачак, шуларның 60%-ы – дөньяның 29 иленнән, шул исәптән Венесуэла, ЮАР, Эквадор, АКШ, Мексика, Германиядән кунаклар. Спортчылар үз илләрен, Россия төбәкләрен һәм Татарстан районнарын флаглар, символлар һәм милли киемнәр белән күрсәтәчәк. Аннары марафон ачылу хөрмәтенә концерт булачак. Башлану 19:00 сәгатьтә.
2-нче майда төш вакытында фан-зона сәхнәсендә шулай ук концерт узачак.