В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йөгерүдә шулай ук дәүләт эшлеклеләре, Россия шоу-бизнесы йолдызлары, танылган спортчылар катнашачак.
Фото: Марат Мугинов
Традиция буенча марафонда катнашучылар түбәндәге дистанцияләрнең берсен йөгереп узачаклар: 3 чакрым, 10 чакрым, 21,1 чакрым һәм 42,2 чакрым. Маршрут шәһәрнең әһәмиятле урыннары: Казан Үзәк стадионы, Кабан күле яр буе, Меңьеллык паркы һәм Кремль аша узачак. Кечкенә атлетлар өчен 600 метрга аерым Timerkids йөгерешен һәм «Нәниләр йөгерү»ен үткәрү планлаштырыла.
Быел марафонда Казахстан Милли паралимпия комитеты башлыгы Кайрат Боранбаев, футбол буенча Россия җыелма командасының экс-капитаны, карьерасы тәмамлангач, озын дистанцияләргә йөгерү фанаты булган һәм дөньяның күп кенә марафоннарында катнашкан Алексей Смертин, Татарстан җиңел атлеты, төрле дәрәҗәдәге ярышлар чемпионы һәм призеры Ринас Әхмәдиев һәм башкалар катнашачак.
Чарада Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдимнәре катгый үтәләчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Сатылган слотлардан кергән акчаларның бер өлеше «Рональд Макдональд йорты» - балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы гаиләләр өчен бушлай гаилә кунакханәсенә ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.