В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Россия командасын барлыгы 6 кеше тәкъдим итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). Казанның Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей-интернатында укучы Альберт Семенов Юниорларның 19 нчы халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алды. Ярышлар Боготада узды.
Россия командасы составында, Альберт Семеновтан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Мордовиядән тагын биш укучы чыгыш ясады. Россия укучылары 5 алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
Россия командасын сайлап алу һәм аны әзерләү Мәскәү физика-техник институтында узды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Олимпиадада катнашучыларга 3 турны (тест, теория һәм эксперименталь турны) үтәргә кирәк булды. Аларның һәрберсендә физика, химия һәм биология буенча биремнәр бар иде. Ярышлар йомгаклары буенча укучылар арасында барлыгы 20 алтын медаль уйнатылган.