В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласыннан тагын 3 укучы призлы урыннар алды.
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 7 нче сыйныф укучысы Максим Большаков олимпиаданың җиңүчесе булды. Татарстан башкаласыннан тагын өч 8 нче сыйныф укучысы призлы урыннарны алды: Вахитов районының 131 нче номерлы лицее укучысы Глеб Мекешкин, КФУның IT-лицее укучысы Арсений Мурзенков һәм КФУ каршындагы Николай Лобачевский исемендәге лицей укучысы Андрей Кандрашкин.
Татарстаннан олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм Зәй районыннан барлыгы 7 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.