В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Никита Перов ярышларда 10 кешедән торган Россия җыелма командасы составында катнашты.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Казанның 131 нче номерлы лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Никита Перов Ташкентта (Үзбәкстан) узган химия буенча 56 нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медаль алды.
Интеллектуаль ярыш офлайн форматта уздырылды һәм өч турны – ике теоретик (мәҗбүри һәм сайлау буенча) һәм эксперименталь – үз эченә алды.
Олимпиадада 14 илдән 90 нан артык укучы катнашты, алар арасында 28 бронза, 18 көмеш һәм 9 алтын медаль уйнатылды. Югары дәрәҗәдәге бүләкләрнең яртысыннан артыгы Россия укучыларына эләкте: алар 5 алтын медаль яулады, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Россия җыелма командасын химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булган һәм өстәмә сайлап алу узган 10 укучы тәкъдим итте.