Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2019, 14:25

Казан лицеисты информатика буенча Халыкара олимпиадада Россия данын яклый

Бакудагы интеллектуаль ярышта 80 илдән килгән балалар катнаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Казан лицеисты Илдар Гайнуллин Россия җыелма командасы составында бу көннәрдә Әзербайҗанда уза торган информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша. Бакуга дөньяның 80 иленнән вәкилләр җыелды, һәр командада катнашучылар саны дүрттән артык түгел.

Илдар Гайнуллин, КФУның Лобачевский исемендәге лицей-интернаты укучысы, күп кенә турнирларның абсолют җиңүчесе. Соңгы елда гына да мәктәп укучысы информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында, Romanian master of Informatics информатика буенча Халыкара олимпиадада, Иннополис Университетының программалаштыру буенча ачык олимпиадасында, МФТИның «ТехноКубок» программалаштыру буенча Халыкара олимпиадасында беренче урыннарны яулады.

Бакуда уза торган Халыкара олимпиадада Россия командасы составына Мәскәү һәм Санкт – Петербургтан тагын өч укучы керде.

Балаларга ике турда сынау үтәргә һәм информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә үз осталыкларын күрсәтергә, алты алгоритмик бурычны үтәргә туры киләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Россия җыелма командасы Япониянең Цукуба шәһәрендә узган информатика буенча ХХХ Халыкара олимпиадада дүрт медаль яулады. Россия укучылары ике алтын һәм ике көмеш медаль алды. Ул вакытта алтын медальләрнең берсен КФУның Лобачевский исемендәге лицееның шәкерте Рамазан Рәхмәтуллин яулады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Барлык яңалыклар