Валерий Родионов 736 балл җыйган һәм беренче дәрәҗә диплом алган.
Фото: Денис Гордийко
Валерий Родионов Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныфында укый. Олимпиадада ул 736 балл җыйган һәм беренче дәрәҗә диплом алган.
Ярышлар ике этапта узды: беренче тур читтән торып уздырылса, йомгаклау этабы офлайн үткәрелде. «Олимпиадада дүрт гади һәм ике катлаулы бирем бар иде. Миңа биремнәр ошады, гадәттә әлеге олимпиадада елның иң яхшы биремнәре туплана. Иң яхшы катнашучыларның баллары бер-берсенекенә шактый якын, шуңа да беренче урынны алуым өчен сөенәмен», – дип җиткерә җиңүченең сүзләрен КФУ матбугат хезмәте. Аннары Валерийга Бөтенроссия укучылар олимпиадасында үз белемнәрен сынап карарга туры киләчәк.
Шулай ук лицейны олимпиадада 10 нчы сыйныф укучысы Ренат Кәримов тәкъдим итте. Ул дүртенче урынны алды, ләкин баллар саны буенча (656) беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Олимпиадага балаларны Россиянең атказанган укытучысы Сергей Михайлин әзерләгән.
Олимпиада Мәскәү мәгариф департаменты һәм «1C» компаниясе ярдәме белән Педагогик осталык үзәге, Мәскәү физика-техник институты, И.М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты тарафыннан оештырылган.
Программалаштыру буенча олимпиада 2002 елдан бирле үткәрелә һәм 2022/2023 уку елына мәктәп укучылары өчен интеллектуаль ярышлар исемлегенә керә.