Чаралар онлайн-форматта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Музей-тыюлыкның социаль челтәрләрендә виртуаль күзәтүләр һәм тематик экскурсияләр, викториналар, мастер-класслар, иҗади дәресләр, интеллектуаль уеннар, лекцияләр узачак. Бәйрәм программасы 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Казан Кремле» матбугат хезмәте.
Шулай итеп, 19.00 сәгатьтә музей-тыюлыкның Instagram аккаунтында Казан Кремле территориясе буйлап «Ныгытма сагында» онлайн-экскурсиясе узачак.
«Эрмитаж-Казан» үзәгенең «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә 19.00 сәгатьтә «Казан Кремлендә сәнгать серләре» дигән бәйрәм тематик викторинасы башлана, ә 21.00 сәгатьтә «Күрү сәнгате» иҗади дәресе узачак.
Татарстанның табигый тарих музее башлангыч мәктәп яшендәге балаларны 18.00 сәгатьтә татар телендә «Музей буйлап сәяхәт» дигән виртуаль экскурсиягә чакыра.
20.00 сәгатьтә «Алмаздан бриллиантка кадәр, яки бер ташның барлыкка килү тарихы» темасына багышланган лекция, «Балкып торучы космос» яңа интерактив программасының «Караңгыда яктыртучылар» программасы циклыннан мастер-класс башлана. 19.00 сәгатьтә балалар өчен «Йолдызлы күк легендалары» мастер-классы планлаштырылган.
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музееның социаль челтәрләрендә 19.00 сәгатьтә «БАШнаБАШ: сәнгать» интеллектуаль уены башлана, аннан соң 20.00 сәгатьтә - «Правда или ложь?» викторинасы булачак. 21.00 сәгатьтә «Бер фотография тарихы» видеосюжеты күрсәтеләчәк.
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә Ислам мәдәнияте музее сәхифәсендә 19.00 сәгатьтә татар шамаиле галереясендә «Фатиха: яңа мәгънәләр» күргәзмәсе буенча куратор экскурсиясе башлана. 20.00 сәгатьтә казанлылар перфомансны - каллиграф Айзат Минһаҗевтан картина ясауны күрә алачак. Программа 21.00 сәгатьтә «Тегермән» проекты авторы Фәридә Бибарстан татарларның милли костюмы турындагы интерактив лекция белән тәмамланачак.
Шулай ук Пушечный двор музеенда да кызыклы программа көтә. 19.00 сәгатьтә «Корал сәнгате символлары» онлайн-викторинасы, 21.00 сәгатьтә - «Горурлык һәм намус коралы» күргәзмәсе буенча «Коралны бизәү сәнгате» онлайн-экскурсиясе планлаштырылган.
Барлык теләүчеләр өчен онлайн режимында «Манеж» күргәзмә залы эшләячәк. Биредә 18.00 сәгатьтә «Татар сәнгате: реализмнан алып авангардка кадәр» дигән тематик онлайн-экскурсия була, ул рус ишарә теленә тәрҗемә ителә. 20.00 сәгатьтә балалар һәм өлкәннәр өчен «Сәнгатькә таба: балаларга рәсем һәм скульптура турында» интерактив онлайн-программасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Сәнгать төне» акциясе шулай ук ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында узачак. Моннан тыш, Казанлылар Мәскәү Җиңү музеенда узачак «Сәнгать төне»нә кушыла алачак.