Владимир Мединский һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстанның мәдәни объектларын реставрацияләү турында фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Казан Кремле объектлары реставрацияләнә, ә Адмиралтейство янындагы территориядә Диңгез музее ачыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга эшлекле киңәшмә барышында хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан территориясендәге мәдәни объектларын реставрацияләү турында фикер алыштылар.
Казан Кремле объектларында реставрация эшләре барлык нормаларны һәм таләпләрне исәпкә алып башкарылачак. Аның сүзләре буенча, Кремль территориясендә урнашкан дәүләт ведомстволары башка биналарга күчкән. Бушаган мәйданнар музей-күргәзмә эшчәнлеге өчен биреләчәк, бу тарихи объектны туристлар өчен тагын да кызыклы итәчәк.
Моннан кала, Татарстан Президенты Адмиралтейство бинасын төзекләндерү проекты һәм аның территориясендә Диңгез музее булдыру турында да сөйләде. Республика бу проектны гамәлгә ашыруда федераль финанслауга өметләнә.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика районнарында мәдәният йортларын модернизацияләү һәм төзү программасы турында да сөйләде. Аның сүзләре буенча, республикада 42 мәдәният сарае төзекләндерелә һәм 28 төзелә.
Моннан кала, 2020 елда Татарстан төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә берничә проект тәкъдим итәргә планлаштырыла. Алар төбәкнең мирасын һәм мәдәни мөмкинлекләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.