В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче очрашуда Казанның дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк үзәгенә ничек әверелүе турында фикер алышачаклар
Фото: Денис Гордийко
Тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов Россия көнчыгышын өйрәнү тарихы турында сөйләячәк – аның барлыкка килүеннән, Санкт-Петербургта төп үзәккә нигез салудан, Казанда көнчыгыш телләрен һәм мәдәниятләрен укыту традицияләрен саклаудан алып, 2000 елда Казанда көнчыгышны өйрәнү институтының яңадан торгызылуына кадәр.
Лекция 24 нче майда 19:00 сәгатьтә амфитеатрда, Гавами урыннар ишегалдындагы буа янында узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.