В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Болгариядә узды.
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Казан «Барс канатлары» клубы коляскаларда баскетбол буенча халыкара турнирда җиңү яулады. Ярышлар 25-нчы сентябрьдән 26-нчы сентябрьгә кадәр Болгариядә узды.
Уеннарда дөньяның төрле илләреннән дүрт команда катнашты, шул исәптән Казан клубы. Башта баскетболчылар Болгария чемпионнарын 64:37 исәбе белән җиңде, ә аннары алтын өчен матчта Италия спортчылары белән очрашты. Нәтиҗәдә, «Барс канатлары» финал уенында 58:52 исәбе белән җиңү яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
«Барс канатлары» клубын оештыру тарихы Казанда 2009 елда «Россия – спорт державасы» беренче бөтенроссия спорт форумы кысаларында коляскаларда баскетбол буенча ачык турнир уздырудан башлана. Бүгенге көндә команда составына 15 спортчы керә. Болгариядәге турнир – казанлыларның быел беренче генә җиңүе түгел. Әйтик, августта «Барс канатлары» Санкт-Петербургта коляскаларда баскетбол буенча бөтенроссия турнирында беренче урынны яулады.