Татарстан башкаласы командасы ил чемпионатының төп призын 17-нче тапкыр яулады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Чирәмдәге хоккей буенча Казанның «Динамо» клубы Россия чемпионы булды. Кичә спортчылар Электростальдән килгән клубташларын 4:3 исәбе белән җиңделәр, һәм бу аларга титулны яуларга ярдәм итте.
Татарстан башкаласы командасы 17-нче тапкыр ил чемпионатының алтын медальләрен яулады. «Динамо-Электросталь» көмеш призер булды. Бронза медальләрне Екатеринбургның «Динамо-Строитель» хоккейчылары яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.