В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әмир Галиәскаровның эше «Әни-мелодрама» номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Фото: «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). ТР башкаласында яшәүче Әмир Галиәскаровның «Алюминий бизгәге» кинопроекты 10 нчы декабрьдә Казанда узган «Кино вакыты» төбәк кинопроектлары питчингында «Әни-мелодрама» номинациясендә җиңде. Җиңүче 150 мең сум күләмендә акчалата приз алды.
Гомуми приз фонды 1 млн сум тәшкил итте. «Тулы метражлы уен киносы» номинациясендә авторы Магомет-Али Найманов (Черкеск) булган «Испытание аулом» эше җиңү яулады. Аңа 350 мең сум биргәннәр. Иң яхшы кыска метражлы фильм дип Санкт-Петербургтан Владислав Емелинның «Янек Делец» әсәрен таныганнар. Ул 150 мең сум акча откан.
«Документаль кино» номинациясендә 200 мең сум күләмендә акчалата приз белән Якутскидан Александр Красновскийның «Тундра хуҗасы» кинопроекты җиңү яулаган. Әлеге шәһәрнең тагын бер вәкиле Виктория Слепцова «Бер машинада» эше өчен «Сериал» номинациясендә 150 мең сум акча алган.
Кино проектлары «Старт», «Процесста» һәм «Пилот» стадияләре буенча бүленде, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.
Питчингта катнашучылар өчен эксперт комиссиясе вәкилләреннән махсус партнерлык призлары әзерләгәннәр. Әйтик, Казаннан Әмир Галиәскаровның «Алюминий бизгәге» һәм Гөлнара Иванованың «147 очрашу» әсәрләре бер кинокомпаниядән эксперт ярдәме алган.
Шулай ук ТЭФИ академигы Илья Папернов ачык мастер-класс үткәргән, анда үз проектыңны ничек яхшырак итеп тәкъдир итеп булуы һәм сценаристлардан кинокомпанияләр нәрсә көткәне турында сөйләгән, шулай ук яшь кинематографистлар өчен киңәшләр биргән. Катнашучылар өчен интенсивны ПрофиСинема проекты җитәкчесе, Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институты доценты Нина Ромодановская да оештырган.
«Кино вакыты» төбәк кинопроектлары питчингы РФ Мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән «Алтын тәлинкә» III төбәкара кино премиясе кысаларында узды. Питчингта катнашу өчен Россиянең 36 төбәгеннән гаризалар килгән. Шорт-листка Идел буе, Урал, Кавказ, Себер, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш һәм Ерак Көнчыгыш округларыннан эшләр кергән.