Грантның гомуми суммасы 2,9 млн сум тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Казан хосписы абилитациягә Россия Президенты гранты алды. Грантның гомуми суммасы 2,9 млн сум тәшкил иткән.
Абилитация – пациентларны тулысынча дәвалап булмаган очракта тормышка җайлаштыру күнекмәләрен үстерү. Татарстанда бүгенге көндә мондый ярдәмгә авыр хроник авырулары булган 1000-нән артык бала мохтаҗ.
Казан хосписы, мондый пациентлар өчен махсус күчмә хезмәт кирәк булуы аңлашыла башлагач, грантка заявка биргән. Бүген тәүлек буе эшли торган хоспис стационарында балалар өчен 17 урын гына бар, чират бер елга алдан язылган.
«Безнең хоспис карамагындагыларның күбесе - биш елдан артык яшәү срогы булган балалар. Әйе, аларның тернәкләндерү потенциалы юк, һәм без пациентларыбызны торгыза алмыйбыз. Әмма без аларның хәле тагы да начараймасын өчен эшли алабыз: озак ятып тишелгән урыннар һәм контрактуралар, суставларның начар хәрәкәтчәнлеге, гәүдә двермациясе артмасын өчен, - дип сөйләде бу турыда хоспис идарәсе һәм Анжела Вавилова фонды рәисе Владимир Вавилов. - Без мөмкин булган саен, билгеле бер күнегүләр ярдәмендә, бу балаларны әйләнә-тирә дөньяга, үз диагнозы белән яшәрлек итеп тормышка яраклаштыра алабыз. Әлеге программа «тернәкләндерү потенциалыннан башка» балалар үсеше проблемасын хәл итәчәк.
Проект кысаларында табиб, шәфкать туташлары, психолог һәм ЛФК буенча белгечләр килүе планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казан хосписында. Балалар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен алу, ә ата-аналар өйдә карау һәм кирәкле ярдәм күрсәтү буенча махсус курслар узачак. Моннан тыш, Казан хосписына кислород концентраторлары һәм йөткерткеч киләчәк, алар авыручы балалары булган гаиләләргә бушлай биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, «инвалидларны абилитацияләү» төшенчәсе Россиядә рәсми рәвештә 2016 елның гыйнварында, «Инвалидларны социаль яклау турында» федераль закон үз көченә кергәч кертелгән иде.