Дмитрий Осипов биш атналык балага катлаулы операция ясавы өчен дөнья рекорды куйган иде
Фото: drkbmzrt.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче ноябрь). «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең йөрәк-кан тамырлары хирургы Дмитрий Осипов «Үз белгечлегендәге иң яхшы табиб» номинациясендә «ПроДокторов-2023» бөтенроссия премиясендә өченче урынны алды.
Лауреатлар пациентларның 2022 елның 1 нче ноябреннән 2023 елның 31 нче октябренә кадәр бер ел дәвамында калдырган бәяләмәләре буенча билгеләнгән. Дмитрий Осиповка грамота һәм виртуаль медаль тапшырылды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, хирург элегрәк биш атналык кызга катлаулы операция ясаганы өчен дөнья рекорды куйды һәм Россия рекордлар китабына кертелде. Дмитрий Осиповка кадәр мондый операцияне алты айлык балага АКШ табиблары гына үткәргән. Балаларга «уң иңбаш артериясенең ялган аневризмасы» диагнозы куелган.