В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 7-9 февральдә Будапештта (Венгрия) узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанның «Ак Бүре» спорт мәктәбе шәкерте Илья Савин егетләр һәм кызлар арасында каратэ буенча Европа беренчелегендә өченче урынны яулады. Ярышлар 7-9 февральдә Будапештта (Венгрия) узды.
Казан спортчысы 18-20 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясады. Бу Татарстан каратэсы WKF тарихында беренче Европа беренчелеге медале, дип хәбәр итә Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты. Ярышларда барлыгы 50 илдән 1100 спортчы катнашкан.