Пианист, Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Михаил Лидский Шопенның беренче фортепиано концертын башкарачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). 26-нчы майда Казан La Primavera камера оркестры үзенең XXXII концерт сезонын ябачак. Бу язның йомгаклау концертында С.Сәйдәшев исемендәге Казан Дәүләт Зур концертлар залында Россия пианисты, Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Михаил Лидский чыгыш ясаячак.
Музыкант Казанга сәнгать җитәкчесе һәм оркестрның баш дирижеры Рөстәм Абязов чакыруы буенча килә. Татарстан башкаласында Лидский Шопенның беренче фортепиано концертын башкарачак. Бу әсәрнең дөнья премьерасы 1830 елда Варшавада булган, анда композитор үзе дә чыгыш ясаган. Тамашачы премьераны зур канәгатьләнү белән кабул иткән, берничә атнадан соң концерт «фантазия һәм оригинальлек»не билгеләп үткән парижлыларга да ошаган. Беренче концерт Варшавада пианистлар халыкара конкурсының мәҗбүри программасына кертелгән. Әсәр башкаручыларга виртуоз техниканы күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Казанда Шопен белән «компаниядә» тагын ике музыкаль романтик опус – Мендельсон (Симфония №12) һәм Элгар (Интродукция һәм кыллы уен аллегросы) яңгыраячак.
Бу кичне дирижер пульты артында Рөстәм Абязов һәм Ильяс Камал булачак. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.