Ярышларда илнең 29 төбәгеннән 94 шашкачы катнашты
Фото: Россия Шашка федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь). Казаннан халыкара гроссмейстер Дамир Рысаев иң дәрәҗәле классик программада ир-атлар арасында рус шашкасы буенча Россия чемпионы булды.
Рус шашкасы буенча Россия чемпионаты 19-30 нчы сентябрьдә Мәскәү янындагы Одинцова шәһәрендә узды. Ярышларда Россиянең 29 төбәгеннән 94 шашкачы, шул исәптән 24 гроссмейстер катнашты.
Швейцария системасы буенча 11 тур нәтиҗәләре буенча Дамир Рысаев мөмкин булган 22 баллның 16 сын җыйган. Казан гроссмейстеры 11 тапкыр дөнья чемпионы Гаврил Колесовны һәм Санкт-Петербургтан Европаның гамәлдәге чемпионы Роман Щукинны узып киткән, алар икенче һәм өченче урыннарда калган.