В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда Әрмәнстан, Беларусия, Грузия, Израиль, Казахстан, Литва, Молдова һәм башка илләрдән 34 шашкачы катнашты.
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Халыкара гроссмейстер, Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Дмитрий Цинман рус шашкасы буенча дөнья чемпионатының ир-атлар арасындагы тиз программасында бронза медаль яулады.
Тиз һәм яшен тизлегендәге уеннар буенча – Игорь Михальченко һәм Виктория Николаева, классик уен буенча Андрей Валюк һәм Виктория Николаева дөнья чемпионнары булдылар.
Ярышлар Грузиянең Кобулети шәһәрендә узды. Медальләр өчен барлыгы 34 шашкачы көрәште, алар арасында Әрмәнстан, Беларусия, Грузия, Израиль, Казахстан, Литва, Молдова, Нидерланд, Норвегия, Румыния, АКШ, Таҗикстан, Үзбәкстан, Финляндия, Франция, Эстония һәм Эфиопия вәкилләре бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.