В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь талантлар танылган шахматчыларга каршы уйнады.
Фото: Марат Мугинов
Турнир 28-30 гыйнвар көннәрендә «Первая» олимпия резервы спорт мәктәбе базасында узды. 1 миллион сумлык приз фонды өчен 42 шахматчы көрәште. Башта «А» (гроссмейстерлар арасында) һәм «Б» (егетләр һәм кызлар арасында) турнирларында матчлар узды. Танылган спортчылар арасында Санкт-Петербургтан Европа чемпионы Максим Матлаков иң яхшысы булды, ә яшь шахматчылар арасында Чаллыдан Роберт Сафинга тиңнәр булмады. Турнирның соңгы көнендә блицтурнир узды, анда яшь талантлар танылган гроссмейстерларга каршы уйный алды.
«Ярышлар вакытында турнирда катнашучылардан ярышларны оештырган өчен бик күп җылы сүзләр ишеттек, – дип ассызыклады Альберт Салихов. – Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, катнашучылар һәм оештыручылар турнирга бары тик ПЦР-тестлар тапшырганнан соң гына керделәр».