Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.08.2022, 12:29

Казан глобаль яшьләр саммиты дөньяның 50 дән артык иленнән вәкилләрне җыячак

Форумда катнашучылар яшьләрнең миграциясе һәм менталь сәламәтлеге, эшмәкәрлек, цифрлы трендлар һәм социаль лифтлар турында фикер алышачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). 27-30 нчы август көннәрендә ТР башкаласында Казан глобаль яшьләр саммиты узачак, анда яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләре, шулай ук яшьләр оешмалары лидерлары, яшь эшкуарлар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Саммит «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында оештырыла.

Саммитта барлыгы 300 кеше, шул исәптән дөньяның 50 дән артык иленнән вәкилләр катнашачак: Бангладеш, Бенин, Габон, Гыйрак, Казахстан, Камерун, Мадагаскар, Нигер, Сьерра-Леон, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Алжир, Буркина-Фасо, Гамбия, Гана, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Иордания, Иран, Канада, Бәһрәйн, Кот-Д 'Ивуар, Кыргызстан, Ливан, Ливия, Малайзия, Мали, Марокко, Мозамбик, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Пакыстан, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан, Төркия, Уганда һәм башкалар.

«Глобаль көн тәртибендә яшьләр» пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы президенты Таха Айхан, Панафрика яшьләр берлеге президенты Умару Алиу һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

Саммит яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, цифрлы трендлар, социаль лифтлар һәм мөмкинлекләр тигезлеге темаларына багышланачак.

Казан Глобаль яшьләр саммиты белән берлектә 26-30 нчы август көннәрендә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы тарафыннан оештырыла торган V Глобаль яшь дипломатлар форумы узачак. Форумда катнашучылар хәзерге заман дипломатиясе трендлары, цифрлы, мәдәни, климат һәм башка өлкәләрдә глобаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек перспективалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Форумда РФ тышкы эшләр министрының мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек итү буенча махсус вәкиле, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Константин Шувалов, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Борис Чернышев, Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Леонид Слуцкий, Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев катнашыр дип көтелә. Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы.

Форум йомгаклары буенча Россия һәм аның партнерларының халыкара көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә карата карашларын билгеләячәк, яшь дипломатларның илләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатларында нәтиҗәле горизонталь коммуникация булдыруга мөнәсәбәтен раслаячак документ кабул ителәчәк.

Барлык яңалыклар