Җиңү өчен 63 илдән 629 фильм көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль). XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дөньяның 63 иленнән 629 фильм катнаша. Фестиваль үзе быел техник режимда узачак һәм тамашачы өчен ябык булачак - мондый карар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан кабул ителде.
Фестивальгә гаризалар кабул итү июнь башында тәмамланды. Кино белгече Сергей Анашкин рәислегендәге сайлау комиссиясе конкурс шорт-листын формалаштырды, аңа 52 картина керде.
Төп конкурс программасын формалаштырганда яңа алымнар кулланылды. Мәсәлән, чит ил тулы метражлы уен картиналары өчен беренче тапкыр премьера принцибы кертелде - тасмаларның берсе дә элек Россиядә күрсәтелмәгән. Конкурс программасы белән фестиваль сайтында танышырга мөмкин.
Жюри утырышлары һәм йомгаклау фикер алышулары дистанцион форматта узачак. Җиңүче-фильмнар сентябрь башында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык, дин иреге һәм кешелеклелек идеяләре. «Мәдәниятләр әңгәмәсе аша - әңгәмә культурасына» фестивальнең шигаре булып тора.