Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2020, 13:31

Казан мөселман киносы фестивален көз көне үткәрергә планлаштыралар

Чараларның бер өлеше онлайн-форматта үткәрелергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 4-9 сентябрьдә узачак. Чараларның бер өлеше онлайн-форматта үткәрелергә мөмкин.

«Оештыручылар әлеге вакытка барлык чикләүләр дә бетерелер һәм фестиваль традицион форматта узар, дип өметләнә. Шуңа да карамастан, чараларның бер өлеше онлайн-форматка күчерелергә мөмкин: тиешле технологияләр хәзерге вакытта эшләнә», - дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

Фестивальгә гаризалар 1-нче июньгә кадәр кабул ителә. 15-нче апрель мәгълүматлары буенча, сайлап алу комиссиясе дөньяның 41 иленнән 398 фильм кабул иткән - Швециядән Австралиягә кадәр, Америкадан алып Малайзиягә кадәр. Фестиваль призлары өчен көрәшкә быел 12 тулы метражлы уен, 10 тулы метражлы документаль, 20 кыска метражлы уен фильмы һәм 10 «Милли программа» фильмы кертеләчәк. Конкурста катнашуга 2019 елга кадәр төшерелгән тасмалар кертелми.

Сайлау комиссиясен танылган кино белгече, кинотәнкыйтьче Сергей Анашкин (Россия) җитәкләячәк. Аның командасы составына кино белгече Светлана Слапке (Германия), шулай ук тарихчы һәм культуролог, Яңа мәдәният институты директоры, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының фәнни хезмәткәре, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Россиядәге мәдәниятара диалог тәҗрибәсен һәм технологияләрен модельләштерү лабораториясе докторанты Нина Кочеляева (Россия) керде.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык, дин иреге һәм кешелеклелек идеяләре. Программага фестивальнең тематикасына туры килә торган, авторларның нинди конфессиядә һәм милләттә булуларына карамастан, Россия һәм чит ил кинематографистларының картиналары кертелә. «Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына» фестивальнең шигаре булып тора.

Барлык яңалыклар