Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2021, 16:24

Казанның «КышДаКар-фест» фестивале «Россия вакыйгалары» Милли премиясенең махсус дипломы белән бүләкләнде

Бүләкне «Мәдәният. Халык күңел ачулары һәм бәйрәмнәр» номинациясендә биргәннәр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Казанның «КышДаКар-фест» кышкы фестивале «Кунакчыл Россия» проекты кысаларында бирелә торган «Россия вакыйгалары 2020» Милли премиясенең махсус дипломы белән билгеләп үтелде. Премия нәтиҗәләре Мәскәүдә ясалган.

Узган ел премия алу өчен РФнең 42 субъектыннан гаризалар кабул ителгән. Гомумроссия финалына 37 төбәктән 152 гариза сайлап алынган. Шул исәптән, аңа Татарстаннан 3 проект эләккән.

Гран-прины биш номинациядә тапшырылган: «Мәдәният», «Спорт», MICE, «Вакыйгалар уздыру мәйданчыгы» һәм «Вакыйга туризмын үстерү өчен». Казан туризмын үстерү комитеты үткәрә торган кышкы фестиваль «Мәдәният. Халык күңел ачулары һәм бәйрәмнәр» номинациясендә махсус диплом белән билгеләп үтелде.

Татарстаннан тагын бер проект – «Зөя ухасы» фестивале – «Мәдәният. Гастрономик вакыйгалар» номинациясендә икенче урынны яулады.

Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә массакүләм чаралар үткәрүгә кертелгән эпидемиологик ситуация планлаштырылган региональ этапларны оештырырга мөмкинлек бирмәде, ә финал һәм нәтиҗәләр ясау 2021 ел башына күчерелгән иде.

Конкурс лауреатлары турындагы мәгълүмат туризм һәм территориаль үсеш өчен җаваплы барлык федераль дәүләт органнарына, һөнәри ассоциацияләргә һәм берләшмәләргә туроператорлык һәм ивент-бергәлеккә тапшырылачак, шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә профильле һәм тармак массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткереләчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Туризм үсеше буенча комитеты.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар ахырында Казан рәсми рәвештә Россиянең гастрономия башкаласы статусын алды. Шәһәрдә үткәрелә торган фестивальләр – «Тәмле Казан» һәм «КышДаКар-фест» гастрономия туризмын үстерүгә үз өлешләрен кертә. Аларда фермер продукциясе, сувенир продукция җитештерүчеләр, һөнәрчеләр һәм индустриянең башка вәкилләре катнаша.

Барлык яңалыклар