Турнирда Россия, Иран, Азәрбайҗан һәм Белоруссиядән 54 спортчы катнаша
Фото: «Тасма» физкультура-спорт оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче сентябрь). Казан спортчысы дзюдо буенча «Каспий уеннары» халыкара ярышларында призер булды. Әстерхандагы ярышлар Россия, Иран, Азәрбайҗан һәм Белоруссиядән 54 юниорны берләштерә.
«Тасма» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе Азат Хәбибуллин 81 кг авырлыкта көрәште. Көрәш нәтиҗәләре буенча ул бронза алды. Турнирда барлыгы җиде авырлык категориясендә бүләкләр комплекты уйнатыла.
Азат Хәбибуллиннан тыш, РФ җыелма командасы составында Россия беренчелеге призерлары Абүбәкер Исаев, Егор Малкин, Денис Батчаев, Василий Сергеев һәм башкалар ярыша.
Көрәш сөючеләр өчен ярышларны бушлай трансляцияләү оештырылган, дип хәбәр итә Россия дзюдо федерациясе.