В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ишегалды җыештыручысы булып эшләүче Роберт әфәнде 8 ел дәвамында Яңа Савин районының йорт яны территорияләрен чистарта.
Фото: Денис Гордийко
Маршал Чуйков урамындагы 25 һәм 25а йортларында яшәүчеләр чисталык һәм тәртип өчен борчылмыйлар да – карны даими рәвештә Роберт Минһаҗев һәм аның кулдашы Рөстәм Хәйруллин чистарта бит. Роберт Гаптелханович – стажлы ишегалды җыештыручы, пенсиягә кадәр ул 35 ел ташчы булып эшләгән. «Кул хезмәтен яратам, миңа үз эшемнең нәтиҗәсен күрү ошый, - ди Роберт Минһаҗев. – Пенсиягә чыккач, өйдә утырмамын дип уйладым. Көч һәм теләк бар, нигә эшләмәскә. Ачык һавада хезмәт итәсең, кешеләргә файда китерәсең».
Эшне сагынырга да өлгерми. Иртәнге алтыдан ук Роберт Гаптелханович сменада, ә кар күп яуса, иртәнге дүрттә үк эшкә керешергә мөмкин. Йортта яшәүчеләр урамга чыкканчы тротуарларны чистартып куярга кирәк. «Никадәр иртәрәк башласам, эшне шулай тизрәк бетерәм», – дип билгеләп үтә Роберт Минһаҗев.
Роберт әфәнде ике сменада эшли: 6:00 дән 10:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:00 гә кадәр. Кайвакыт эш көне 12 сәгать тә, хәтта аннан да күбрәк дәвам итәргә мөмкин. «Безнең эш графигын һава торышы билгели», – дип көлә ишегалды җыештыручы. «Карлы көннәр булганда, төнгә кадәр дә тоткарлана алам, ялсыз да эшләргә туры килә. Узган ялларда, мәсәлән, кар бертуктамый яуды, шуңа күрә өйгә йокларга гына кайттым», – дип сөйли безнең герой. – Явым-төшемнәр ишеп яуган вакытта төнлә дә чистартыла. «Миңа үз участокларым өчен оят түгел», – дип ассызыклады ишегалды җыештыручы.
«Хәерле иртә, Роберт абый, бүген сезгә җиңелрәк, туңдырды», – дип мөрәҗәгать итте ишегалды себерүчесенә Маршал Чуйков урамындагы 25 нче йортта яшәүче бер хатын.
«Әйе инде, кар явуга караганда, салкын булу яхшырак, кар ката, аяк астында ботка барлыкка килми, тагын бераз гына эшлим дә, һәм бөтен җир чисталыктан балкып торачак», – дип җавап бирде безнең герой.
Роберт Минһаҗевны халык та ярата, аны йортта яшәүчеләрнең барысы да белә, шуңа күрә карлы көннәрдә, көрәк алып, ишегалдын чистартырга булышалар. «Уңайсыз булса да, күңелгә рәхәт инде. Участокта икәү, һәм без үз көчебезгә генә өметләнәбез, шуңа күрә ярдәм итүдән баш тартмадык», – ди Роберт Гаптелханович.
Көрәк, очлы көрәк, кар эттергеч – ишегалды җыештыручысының көндәлек коралы. Берничә ел элек Роберт Минһаҗев механикалаштырылган щетканы үзләштергән, аның ярдәмендә чистарту эше тизрәк уза икән. Юлның машиналар йөри торган өлешен шулай ук трактор да чистартырга ярдәм итә.
Роберт Гаптелханович беренче чиратта мәйданчыкны, баскычларны, баскыч алдындагы пандусларны чистарта, аннары җәяүлеләр өчен тротуарларга, юл өлешенә һәм соңгы чиратта балалар мәйданчыгы белән ишегалдына керешә. Күп явым-төшемнән соң ишегалды җыештыручылары подъезддагы түбәләрдән карны һәм боз сөңгеләрен җыя. Эш тизрәк барсын өчен күрше участоклардан ишегалды җыештыручылар да җәлеп ителә.
«Уртача алганда бер подъезд территориясен җыештыруга 30 минутка якын вакыт китә, йортта яшәүчеләр урамга чыга һәм чистартылган тротуарлар буйлап китә, кайберәүләр: «Монда берничә Роберт эшли ахры дип көләләр», – ди Роберт Гаптелханович.
Ишегалдындагы машиналар территорияне җыештырганда комачаулыйлар. Роберт Минһаҗев сүзләренчә, барлык машина хуҗалары да автомобильләрне күчерми, гәрчә идарәче компанияләр үзләрен алдан ук территорияне җыештыру вакыты турында кисәтсә дә. «Кар яуганнан соң, территорияне асфальт күренерлек итеп чистартып кына чыгарасың, ә машина хуҗалары транспорттагы карларны юлга ташлый башлый – һәм янә көрәк алырга кирәк», – дип уртаклашты Роберт әфәнде.
Туңмас өчен Роберт Гаптелханович калын итеп киенә. «Тирли башласам, өс-башымны алыштырам, юеш кием белән эшләргә ярамый, авырып китәсең», – дип сөйләде ул.
Кардан тыш даими рәвештә чүп-чарны да җыярга кирәк. Ишегалдында ике контейнер мәйданчыгы булуга карамастан, кайбер яшәүчеләр чүп пакетларын подъезд янында ук калдыра. «Әлеге пакетны контейнерга кадәр алып бару авыр түгел, әмма чүпләүче кеше барыннан да элек үзен хөрмәт итми, чөнки чиста яшәргә теләми», – дип саный Роберт әфәнде.
Сүз уңаеннан, якын көннәрдә Роберт Минһаҗевның эше кимемәячәк – киләсе