Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.06.2019, 10:15

Казанның Су спорт төрләре сарае беренче тапкыр йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан башлап Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астында үткәрелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июнь). Казанның Су спорт төрләре сарае беренче тапкыр йөзү буенча Европа беренчелеген кабул итәчәк. 3-нче июльдән 7-нче июльгә кадәр медаль өчен «Иске дөнья»ның 50 иленнән 600-дән артык спортчы көрәшәчәк.

Ярышларда 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар катнаша. Алар барысы да - 2020 елда Токио шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында милли җыелма командаларның потенциаль әгъзалары. 50 метрлы бассейнда үткәрелә торган ярышларның биш көнлек программасы индивидуаль дистанцияләрне (ирекле стиль, аркада, брасс, баттерфляй һәм комплекслы йөзү), шулай ук ирекле стиль белән эстафеталарны һәм катнаш йөзүне үз эченә ала.

Йөзү буенча Европа беренчелеге 1967 елдан башлап Европа йөзү лигасы (LEN) эгидасы астында үткәрелә. 1982 елдан турнир ел саен үткәрелә торган чарага әйләнде.

Казанда турнир үткәрү турындагы карар 2015 елда Венада (Австрия) оешма бюросы утырышында кабул ителде. 2016 елда йөзү буенча Европа беренчелеге Ходмезевашархей шәһәрендә (Венгрия) узды, 2017 елда Нетания (Израиль) турнирда катнашучылар һәм тамашачылар өчен үз ишекләрен ачты, 2018 елда ярышларны Хельсинки (Финляндия) шәһәре кабул итте. 2020 елда йөзү буенча Европа беренчелеге Абердин шәһәрендә (Шотландия) узачак.

Турнирга билетлар алу турындагы мәгълүматны сылтама буенча табып була. Өлкәннәр белән килгән 6 яшькә кадәрге балалар өчен керү ирекле, дип хәбәр ителә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында.

Барлык яңалыклар