Монда ук мохтаҗлар табиблардан һәм юристлардан бушлай консультацияләр ала алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). 10-нчы июньдә Казан «Игелекле фудтрак» проекты авыр тормыш хәленә тарыган кешеләр өчен кайнар ризык таратуны яңа урында - шәһәрнең Мәскәү районындагы базар янында урнашкан скверда оештыра. Монда ук мохтаҗларга табиблар һәм юристлар бушлай консультация бирәчәк.
Мәскәү базары янындагы скверда акция 14.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы. Киләчәктә бу ноктага чыгу атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак, дип планлаштырыла. Сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә акция Борхан Шаһиди урамындагы скверда узачак, ул фудтракның төп урыны булып тора. Кайнар төшке ашлар 14.00-14.30 сәгатьләрдә таратылачак.
Яңа нокта «Игелекле фудтрак»ның даими партнерлары - «Ярдәм» хәйрия фонды һәм «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы тарафыннан оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле фудтрак» май ахырында үз эшен яңадан башлады. Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан төшке ашларны махсус ланч-боксларда тараталар, волонтерлар шәхси саклану чараларын кулланалар, ә акциядә катнашучылар социаль дистанцияне саклыйлар.
«Игелекле фудтрак» проекты Казанда 2017 елның ноябрендә старт алды. 2 ел эшләү дәверендә генә дә волонтерлар 20 меңнән артык кайнар ризык порциясен тараткан. Проект үз старында мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүче 7 оешманы берләштерде. Бүген инде 17 партнер исәпләнә, шуңа бәйле фургон атнага 6 тапкыр төрле нокталарга чыга. Фудтрак җәдвәле буенча барлык үзгәрешләр социаль челтәрләрдә урнаштырыла.