В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аны Россия төбәкләреннән 50 дәгъвачы арасыннан сайладылар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Казанның 129 нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Илья Садрисламов «Мәктәп лекторлары Лигасы» җиңүчесе булды. Ул ясалма яктырту һәм аны белем бирү учреждениеләрендә дөрес куллану турында сөйләде.
Марафон тамашачылары, «ВКонтакте» челтәре кулланучылары һәм жюри Ильяны Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән 50 дәгъвачы арасыннан сайлады, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
«Җиңү турында белгәч, миндә беренче «Ура! Мин хәзер рәсми рәвештә Россиянең «Белем» җәмгыяте лекторы, һәм аудитория алдында абруйлы экспертлар белән беррәттән чыгыш ясый алам» дигән уй булды», – дип хисләре белән уртаклаша җиңүче.
Унынчы сыйныф укучысы билгеләп үткәнчә, катнашуга әзерлек һәм чыгышлар үзләре күп вакыт алган һәм күп көч таләп иткән, ләкин ул бер дә үз карарына үкенми. «Хәзер булмаса да, киләчәктә бу миңа кирәк булачак – ким дигәндә, хәзер минем халык алдында чыгыш ясау тәҗрибәм бар. Шуңа күрә бөтен кешегә дә катнашырга кирәк!» – дип киңәш итте Ильяс.
«Мәктәп лекторлары Лигасы» – 14-17 яшьлек яшь мәгърифәтчеләр өчен масштаблы конкурс, аның кысаларында бөтен илдән мәктәп һәм урта махсус уку йортлары укучылары үз белемнәрен яшьтәшләре белән бүлешәләр.