Конкурста Россиянең 84 субъектыннан 700-дән артык уникаль бренд тәкъдим ителде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). Казан чәк-чәге «Россия тәмнәре» конкурсының «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңде. Быел Россиянең 84 субъектыннан 720 бренд тәкъдим ителде. Махсус булдырылган сайтта катнашучылар өчен 1,16 млн нан артык кеше тавыш бирде.
Казан чәк-чәге белән бергә «Безне сайлыйлар» номинациясендә солдат боткасы (Белгород өлкәсе) һәм Ставрополь алмалары җиңде. Чәк-чәк халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңеп чыкты.
Конкурста Татарстаннан 17 азык-төлек товары тәкъдим ителде, шул исәптән казылык, Алабуга прәннеге, татар чәе, бал һәм башкалар.
Җиңүчеләрне 8 номинациядә сайладылар.