В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыр тормыш ситуациясенә эләккән кешеләр өчен әйберләрне 11-нче майдан тапшырырга мөмкин булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 1-нче майдан «Игелекле куллар» хәйрия склады вакытлыча эшләмәячәк. Авыр тормыш хәленә эләккән кешеләр өчен кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш әйберләрен май бәйрәмнәреннән соң тапшырырга мөмкин булачак.
Кабул итү пункты үз ишекләрен 11-нче майдан ачачак, әмма 13-нче майда янә Ураза бәйрәме уңаеннан ял көненә туктаячак. Алга таба склад элеккечә график буенча эшләячәк.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле куллар» склады Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан. Ул эш көннәрендә 10:00-18:00 сәгатьләрдә һәм шимбә көннәрендә 10:00-14:00 сәгатьләрдә эшли.