Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2023, 17:49

Казан хәйрия фонды актерлар һәм блогерлар катнашында «Социаль такси» видеотамашасын башлап җибәрде

Шәһәрнең танылган кешеләре таксида инвалид кешеләрне йөртәчәк.

Фото: «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды «Социаль такси» видеотамашасын башлап җибәрде. Анда шоу-бизнес йолдызлары, актерлар, спортчылар һәм блогерлар катнаша – алар инвалид кешеләргә таксида хезмәт күрсәтәчәкләр.

Беренче чыгарылыш герое шоумен һәм радио алып баручы Руслан Мәҗитов булды. Аның белән әңгәмәне фондның рәсми сайтында, видеохостингларында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.

Видеотамашаның максаты – сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына һәм ихтыяҗларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү һәм тамашачыларны хәйрия эшендә шәхсән катнашырга чакыру.

«Социаль такси» проекты Казанда 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шушы вакыт эчендә 25 меңнән артык сәфәр кылынган. Махсус машина пандус, ныгытма һәм аз хәрәкәт итүче пассажирлар өчен уңайлыклар тудыручы башка чаралар белән җиһазландырылган. Алар өчен транспорт бушлай, проект иганәләр ярдәмендә финанслана. Еш кына социаль таксилардан хастаханәләргә, поликлиникаларга, реабилитация үзәкләренә барып җитү өчен файдаланалар. Социаль такси эше турында тулырак мәгълүматны +7(843) 236-65-61 телефоны буенча белергә була.

Барлык яңалыклар