В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе креатив киңлеккә әверелү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 25-31 октябрь көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә планлаштырылган «Текст» китапханә фестивале 22-28 ноябрьгә күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчкәч, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларны ачык кулланылышка чыгару өчен яңа функцияләр, уйлар һәм мөмкинлекләр белән креатив пространствога әверелдерү буенча уникаль тәҗрибә Китапханә фикердәшләрне берләштерә һәм үз тирәсендә берләшмәләрне формалаштыра, экспериментлар, коллаборацияләр өчен җирлек булып хезмәт итә, очрашулар һәм чаралар оештыра.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үзенең уникаль тәҗрибәсе белән «Текст» фестивалендә уртаклашачак. Бай программа төрле темаларга багышланачак – вакытлы матбугаттагы рекламадан алып рок-музыка турындагы үзнәшергә кадәр.
Программа белән танышу һәм чарага теркәлү сылтама буенча мөмкин. Фестиваль санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп үткәреләчәк, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең Instagram-аккаунтында.