В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тимур Богуславский сезонны шәхси һәм команда зачетында җиңүләр белән тәмамлый
Фото: Akkodis ASP
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Казан автоузышчысы Тимур Богуславский икенче тапкыр GT World Challenge Europe дөнья сериясе чемпионы булды. Ярышларда 200 ләп пилот катнаша, ә ярышлар апрельдән октябрьгә кадәр дөньяның иң яхшы автодромында уза.
Сезонның соңгы ярышы Нидерландның Зандворт шәһәрендә 14-15 нче октябрьдә узды. Тимур Богуславский һәм Рафаэль Марчелло (Италия) экипажы Барселонада соңгы этап алдыннан беренче урынны вакытыннан алда алды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча узышчыларның шәхси зачетында 194,5 очко, ә аларның Akkodis ASP командасы активында 206 очко.
Тимур үзе GT World Challenge Europe – 2023 иң яхшы пилотлары рейтингын җитәкләде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр Казан узышчысы 2020 елда дөнья сериясе чемпионы булды. Элегрәк шәһәр Мэры Илсур Метшин Тимурга Казанның мактау грамотасын тапшырды.