В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 7,72 секунд эчендә 60 метрны йөгереп узды
Казан спортчысы Семен Манаков «Кышкы студентлар Чемпионаты» бөтенроссия ярышларының III этабында алтын медаль яулады. Ярышлар Тулада узды һәм Россиянең 57 югары уку йортыннан 400 дән артык студентны берләштерде. ТР башкаласыннан өч спортчы чыгыш ясады.
Казаннан спортчы Семен Манаков, 7,72 секунд нәтиҗәсе белән көндәшләрен узып, 60 метр дистанцияне йөгереп узды. Спортчы «Авиатор» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, Олег Пермяков җитәкчелегендә шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр Казанның физик культура һәм спорт комитетында.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, казанлы Демьян Макаров Олимпия чемпионы Роман Дмитриев истәлегенә багышланган спорт көрәше буенча XI халыкара ярышларда алтын алды.