Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2022, 14:39

Казан атлеты Ранэль Шәфыйков ун төрле ярыш буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

Ярышлар 24 нче майдан 26 нчы майга кадәр Адлерда узды.

Фото: Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы май). Казанның «Атлетика» мәктәбендә шөгыльләнүче Ранэль Шәфыйков ун төр ярыш буенча U20 Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды. Ярышлар 24 нче майдан 26 нчы майга кадәр Адлерда узды, анда илнең иң көчле спортчылары катнашты.

Ярышларда чыгыш ясап, атлет түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: 100 метрга йөгерү – 10,96 сек., озынлыкка сикерү – 6,96 м, ядрә ыргыту – 12,77 м, биеклеккә сикерү – 1,8 м, 400 метрга йөгерү – 50,61 сек., 110 метрга каршылыклар белән йөгерү – 15,22 сек., диск ыргыту – 35,4 м, колга белән сикерү – 4,7 м, сөңге ыргыту – 49,15 м һәм 1500 метрга йөгерү – 5 минут 6,42 сек. Ранэль Шәфыйков 7054 очко җыйды, бу икенче урынны алган көндәше – Брянск өлкәсеннән Даниил Соболев белән чагыштырганда 393 кә күбрәк һәм Татарстанның башка вәкиле Кирилл Белекеевтан 512 гә күбрәк.

Ярышлардан соң спортчы колга белән сикергән вакытта борчылуын билгеләп үтте. «Иң мөһиме – эшне башларга, аннары арттыра төшәргә кирәк иде», – диде атлет. Соңгы дисциплина старты алдыннан Казан спортчысы үзенә беренче урынны тәэмин итте һәм финишка җәяү барып җитә алды. «Әйе, бу шулай, – диде атлет. – Әмма тренер 7 меңнән артык очко җыярга кушты».

Ранэль Шәфыйков әлеге сезонда шулай ук берничә төрле ярышны берләштергән дисциплина буенча Россия беренчелегендә һәм җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионатында чыгыш ясарга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында Ранэль Шәфыйков 5910 очко җыйды, яшүсмерләр арасында дөнья һәм Россия рекордларын узып, шулай ук Казан Мэры стипендиясенә лаек булды – «Ел спортчысы» номинациясе җиңүчесе дип табылды.

Барлык яңалыклар