В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә элеккечә үк «Ак Барс» 44 уенда 27 җиңү һәм 66 очко белән алда баруын дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Казанның «Ак Барс» командасы үз кырындагы уеннар сериясен җиңелү белән тәмамлады. Түбән Новгородның «Торпедо» клубына каршы матч «Татнефть-Арена»да узды һәм 1:4 исәбе белән тәмамланды. Ярославльдән «Локомотив», Чиләбедән «Трактор» һәм Магнитогорскидан «Металлург» белән узган сериянең алдагы өч уенында Казан хоккей клубы җиңү яулады.
Быелгы үз сериясенең 9-нчы минутында финал матчы исәбен хуҗалар ачты - алканы Владимир Галузин кертте. Әмма икенче таймда ук «Торпедо» уенчылары Антон Шенфельд һәм Данил Веряев исәпне үз ягына үзгәртте. Бу хоккейчылар «барслар» капкасына өченче таймда тагын ике алка кертте.
Континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә элеккечә үк «Ак Барс» 44 уенда 27 җиңү һәм 66 очко белән алда баруын дәвам итә. «Көнбатыш» конференциясендә «Торпедо» сигезенче урынны гына били – аларның арсеналында 46 матчта 17 җиңү һәм 50 очко.
Казан командасының якындагы матчы 12-нче гыйнварга планлаштырылган. «Барслар» Владивостокта җирле «Адмирал» командасы белән уйнаячак. Үз кырында команда икенче тапкыр 23-нче гыйнварда уйнаячак. Клуб уенчылары Уфаның «Салават Юлаев» командасы вәкилләре белән көч сынашачак, дип хәбәр ителә «Ак Барс» сайтында.