В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Владивостокның «Адмирал»ына каршы матч 2:0 исәбе белән тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Казан «Ак Барс»ы кичә Владивостокның «Адмирал»ын коры исәпкә отты. Үз кырында узган сериядәге финал матчы Казанның «Татнефть-Арена»сында 2:0 исәбе белән тәмамланды.
Татарстан командасы уенчылары беренче голны матчның 33-нче минутында, икенче периодта керттеләр. Голның авторы - Патрис Кормье. «Барслар» көндәшләре капкасына икенче алканы матч ахырына 30 секунд кала өченче таймда керттеләр. Вячеслав Основин көндәшләрнең буш капкасына гол кертте.
«Ак Барс» өчен быелгы үз боз кырындагы серия җиңүләр китерде – 26-нчы октябрьдә казанлылар Нур-Солтан «Барыс»ын, ә 28-нче октябрьдә Хабаровск «Амур»ын отты. Бүгенге көндә Казан хоккей клубы континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә көндәшләреннән зур аерма белән алда бара. Команда тәҗрибәсендә 23 уенда 17 җиңү өчен 37 очко тупланды.
Хоккейчыларның киләсе матчы 2-нче ноябрьгә планлаштырылган – көндәшләр боз кырында алар Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән очрашачак. Үз боз кырында «Ак Барс» 12-нче ноябрьдә Омск «Авангард»ына каршы уйнаячак, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.