
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Көнчыгыш конференция ярымфиналы буенча Казан «Ак Барс»ының көндәше Уфаның «Салават Юлаев» командасыбулды.
Командалар серияне 18-нче һәм 20-нче мартта Казанда ике матч белән башлаячаклар, аннары 22-нче һәм 24-нче мартта Уфада уйнаячаклар. Ихтыяҗ туса, сериянең бишенче һәм җиденче матчлары 26-нчы һәм 30-нчы мартта «Татнефть-Арена»да, ә алтынчы очрашу 28-нче мартта «Салават Юлаев» мәйданчыгында узачак, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.
Исегезгә төшерәбез, Гагарин Кубогының беренче раундында «Ак Барс» Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына каршы уенда 4 җиңү яулады, ә Башкортстан башкаласы клубы Омскның «Авангард»ын җиңде.