В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Континенталь хоккей лигасында командалар үзара 24 матч уздырды, шуларның 18-ендә «Ак Барс» җиңү яулады.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
Белоруссиядән килгән кунаклар быелгы сезонда КХЛның Көнбатыш конференциясенең бишенче урынында бара. 33 матчтан соң алар 41 очко җыйдылар. «Ак Барс» сезонның 36 матчында 54 очко җыйды һәм лиганың Көнчыгыш конференциясендә алда баруын дәвам итә.
КХЛда командалар үзара 24 матч уздырды – 18 тапкыр «Ак Барс» җиңде, 6 тапкыр «Динамо» отты. Быелгы даими чемпионатта командалар инде очрашты: 9-нчы сентябрьдә «Ак Барс» Минскида 5:4 исәбе белән җиңде.
9-нчы декабрьдә соңгы матчта «барслар» үз бозында Магнитогорскийның «Металлург»ын 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Голларны кертү буенча Найджел Доус, Стефан Да Коста һәм Станислав Галиев билгеләп үтелде. Тимур Билялов үз капкасына килгән 24 атуны кире какты, дип хәбәр итә хоккей клубы матбугат хезмәте.