В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йомгаклау таблицасында урыннар беренче плей-офф раунды һәм КХЛ даими чемпионатының нәтиҗәләрен исәпкә алып бүленгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Россия хоккей федерациясе 2019/2020 елгы Россия чемпионаты чемпионын һәм призерларын билгеләде.
Федерация карары нигезендә, хоккей буенча Россия чемпионатында ЦСКА командасы җиңүче булды. Казанның «Ак Барс» һәм СКА икенче урынны бүлештеләр һәм көмеш призерлар булдылар, ике команда да барлык төп статистик параметрлар буенча бер үк күрсәткечләргә ия булган. Бронза медальләрне «Динамо» (Мәскәү) хоккейчылары алды.
Йомгаклау таблицасында урыннар беренче плей-офф раунды һәм КХЛ даими чемпионатының нәтиҗәләрен исәпкә алып бүленде, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.