Җанатарлар «Татнефть-Арена»да узачак уенның онлайн-трансляциясен карый алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август). Бүген «Татнефть-Арена»да «Ак Барс» һәм «Нефтяник» хоккей клублары арасында матч узачак. Очрашу тамашачылардан башка узачак, җанатарлар социаль челтәрләрдә уеннарның турыдан-туры трансляциясен карый алачак.
«Нефтяник» белән матч алдыннан «Ак Барс» хоккейчылары ике тапкыр «Нефтехимик» белән уйнады: 31-нче июльдә Түбән Камалылар 3:2 исәбе белән җиңде, ләкин икенче көнне «барслар» реванш алдылар һәм 4:1 исәбе белән җиңделәр.
Әлмәт командасы өчен «Ак Барс» белән уен агымдагы сезон алдыннан икенче булачак, дип хәбәр итә Казан хоккей клубы матбугат хезмәте.
Уенның турыдан-туры трансляциясе социаль челтәрләрдә «Ак Барс» төркемендә узачак.