В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кичә Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән узган очрашу 4:1 исәбе белән тәмамланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казанның «Ак Барс» командасы Гагарин Кубогының плей-оффында уеннарны Түбән Каманың «Нефтехимик» командасын җиңү белән башлап җибәрде. Кичә «Татнефть-Арена»да узган матч 4:1 исәбе белән тәмамланды.
Беренче период «барслар» - Мэттью Фрэттин һәм Эмиль Галимовның ике голы һәм «Нефтехимик» уенчысы Марат Хәйруллин голы белән истә калды. Көндәшләр капкасына тагын ике алканы турнир хуҗалары өченче периодта кертте - голларның авторлары Михаил Глухов һәм Мэттью Фрэттин булды.
Уеннар сериясе 4-нче мартта дәвам итәчәк - көндәшләр янә «Татнефть-Арена»да очрашачак. Матч 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.
Исегезгә төшерәбез, спортчыларны беренче уен белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Маганов, «Нефтехимик» хоккей клубы президенты Азат Бикмурзин котлады.