Кичә Татарстан хоккей клубы көндәше кырында Нур-Солтанның «Барыс» командасын отты.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). 15-нче гыйнварда Казан «Ак Барс»ы үз кырында уза торган уеннар сериясен ачачак. Очрашу «Татнефть Арена» боз спорт сараенда 19.00 сәгатьтә башлана.
17-нче гыйнварда Казан клубы хоккейчылары Түбән Новгород шәһәренең «Торпедо» командасын үз бозында кабул итәчәк, 19-нчы гыйнварда Риганың «Динамо»сы белән уйнаячак, 21-нче гыйнварда Ярославльдән «Локомотив» белән очрашачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кичә «Ак Барс» Нур-Солтанның «Барыс»ын җиңде. Матч 2:4 исәбе белән тәмамланды. Казахстан командасы капкасына дүрт голны Кирилл Петров, Найджел Доус, Станислав Галиев һәм Патрис Кормье керткән.
Хәзерге вакытта «Ак Барс» Континенталь хоккей лигасы көнчыгыш конференциясенең турнир таблицасының беренче баскычын алып тора. «Барслар» арсеналында 70 очко һәм 45 уенда 33 җиңү, дип хәбәр ителә Казан хоккей клубы сайтында.