Матч 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Казанның «Ак Барс» командасы Питерның СКА командасын җиңде – матч 2:1 исәбе белән төгәлләнде.
Матчта исәпне Артем Галимов ачты, СКА капкасына икенче алканы Эмиль Галимов кертте. «Ак Барс» капкасына бердәнбер голны Алексей Бывальцев кертә ала.
«Ак Барс» СКА командасына каршы матч белән "үз кырындагы" чираттагы серияне тәмамлады – «Татнефть-Арена»да элегрәк казанлылар «Куньлунь» (5:0) һәм «Нефтехимик»ны (3:2) җиңгән иде. «Ак Барс» беренче урын өчен Екатеринбургның «Автомобилист»ы белән көрәшә – СКА белән уенга кадәр Дмитрий Квартальнов командасы 1 очкога артты калды.
Киләсе матчны «Ак Барс» командасы 6-нчы октябрьдә Беларусь башкаласында Минск «Динамо»сына каршы уйнаячак, дип хәбәр итә Казан хоккей клубы матбугат хезмәте.