В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе шимбәдә хоккей клубы уенчылары Риганың «Динамо»сы белән очрашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). Казанның «Ак Барс» командасы февраль аен үз кырындагы сериядән башлый. Киләсе шимбәдә хоккей клубы уенчылары Риганың «Динамо»сы белән очрашачак.
Командалар континенталь хоккей лигасының төрле конференцияләрендә уйный. Әйтик, «Восток» төркемендә «барслар» лидерлык позицияләрен саклап кала – алар арсеналында 52 матчта 31 җиңү һәм 78 очко. Көнбатыш конференциясендә «Динамо» нык калыша – бу сезонда алар 51 матчта 9 җиңү яулады һәм 34 очко туплады.
1-нче февральдә командалар «Татнефть-Арена» стадионында 17.00 сәгатьтә очрашачак, дип хәбәр ителә «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтында.