В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкалабызның хоккей клубы «Себер» командасын 6:2 исәбе белән отты.
Фото: ak-bars.ru
Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). 2022 елны Казанның «Ак Барс» хоккей клубы зур җиңү белән башлап җибәрде. 3-нче гыйнвар көнне КХЛ даими чемпионатының чираттагы матчында казанлылар «Себер» командасын тар-мар итте. Безнең хоккейчыларыбыз 6:2 исәбе белән җиңү яулады, ә казанлыларның баш тренеры Дмитрий Квартальнов КХЛ тарихында 800-нче матч тамгасын узган беренче баш тренер булды.
«Җиңүебез мөһим, – дип шәрехләде «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов. – Клуб хезмәткәрләре уен алдыннан моның минем 800-нче матчым булуы турында хәбәр итте, ләкин боларның барысын да күзәтеп баруы кыен – матчлар күп бит. 800-нче матч булуы яхшы, җиңү яулавыбыз һәм нәкъ менә шулай итеп җиңүебез бик шәп».
Кертелгән күп санлы алкалардан тыш, уен көчле көрәш, шулай ук ике яктан да дорфа уен белән истә калды. Хисләрнең кызуы нәтиҗәсендә өченче период башында уен чак кына хоккейчылар арасындагы массакүләм бәрелешкә күчми калды, ләкин судьялар тиз арада хоккейчыларның дәртен сүрелдерә алды. Әмма тамашачыларга барыбер спортчылар арасындагы бәрелешләрне күрергә туры килде. Матчның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов һәм «Себер» форварды Джей Си Липон арасында көрәш башланды. Хоккейчыларның һәркайсы биш минутлык штраф алды, ә Новосибирск спортчысы уенны вакытыннан алда тәмамлады.
«Без хоккейны төрлечә уйный алабыз, сугышырга туры килсә дә, без вакыйгаларның барлык борылышларына әзер. Бездә каты һәм бик каты уйный ала торган кешеләр бар. Без башкача уйнарга теләдек, әмма «Себер» шундый әйберләр эшли башлады, без аларча уйнарга тиеш булдык», – дип билгеләде Дмитрий Квартальнов.
Уен барышында казанлылар арасында ике тапкыр Кагарлицкий, Коваленко, Кэмпфер, Уил, Галимов билгеләп үтелде. Хуҗалар капкасына алканы берешәр тапкыр Литовченко белән Шенфельд кертте.
Чираттагы матчны «Ак Барс» 5-нче гыйнвар көнне 9:30 сәгатьтә Хабаровскның «Амур» командасы белән уйнаячак.